+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 июль 2023, 12:20

Шәхси йортны дәүләт исәбенә ремонтлатып буламы?

Бу ташламадан кемнәр һәм нинди шартларда файдалана ала?

Шәхси йортны дәүләт исәбенә ремонтлатып буламы?Шәхси йортны дәүләт исәбенә ремонтлатып буламы?
Шәхси йортны дәүләт исәбенә ремонтлатып буламы?

Һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә дәүләт шәхси торак йортны ремонтлауга акча бүләме? Әлеге сорауга юрист Юрий Волохов түбәндәгечә аңлатма бирде.


Сүз хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына, Русия Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм полициянең махсус званиеләргә ия булган кешеләренә, эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләренә, Янгынга каршы федераль хезмәткә, таможня органнарына караган, туендыручысын югалткан кешеләрнең шәхси торак йортларын ремонтлауны тәэмин итү кагыйдәләре турында бара.
Кагыйдәләр Русия Хөкүмәтенең 2006 елның 27 маендагы 313 санлы (соңыннан үзгәрешләр, шул исәптән 2023 елның 24 мартындагы төзәтмәләр кертелгән) карары белән расланган.
Кагыйдәләр, шулай ук, наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнары хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларына кагыла.

Игътибар: югарыда санап үтелгән барлык категориядәге кешеләр, гомумләштерелеп, алга таба “хәрбиләр” дип атала.

Асылы нәрсәдә?

Кагыйдәләр, беренчедән, туендыручысын югалткан хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына караган шәхси торак йортларның гомум мәйданы нормасын, аларны ремонтлау гражданнарга тиешле акчалар түләү юлы белән федераль бюджет исәбенә финансланырга тиешлеген билгели. Икенчедән, әлеге акчаларның күләмен исәпләү тәртибен һәм, өченчедән, Пенсия һәм социаль страховкалау фондының гражданнар һәм территориаль органнары арасында торак йортларны ремонтлауга акча бүлеп бирү белән бәйле мөнәсәбәтләр тәртибен бәян итә.

Игътибар! Кагыйдәләр дәүләт һәм муниципаль торак фондларының торак йортларында, шулай ук гражданнар милкендә булган һәм күпфатирлы йортларда урнашкан торак биналарда яшәүче гражданнарга кагылмый.

Кемнәр дәгъва итә ала?

* Хәрби хезмәтне үтү чорында һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, шул исәптән хәрби хезмәтне чакыру буенча (гамәлдәге срочная служба) үткәндә;
* Контракт буенча хәрби хезмәт үткән һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң һәлак булган (үлгән) гражданнарның гаилә әгъзалары, алар хәрби хезмәттә булуның чик яшенә җитеп, яки сәламәтлек торышына яисә оештыру-штат чаралары белән бәйле рәвештә, аларның гомум хезмәт итү вакыты 20 ел һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән очракта;
* Милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм полициянең махсус исемнәренә ия булган затларның, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә алган җәрәхәтләр, яки сәламәтлекләренә башка төрле зыян килү нәтиҗәсендә, яки Милли гвардия гаскәрләрендә яисә эчке эшләр органнарында хезмәт иткән вакытта алган авыру нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) кешеләрнең гаилә әгъзалары;
* Җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәте, таможня органнары хезмәткәрләренең, хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә алган җәрәхәтләр яисә башка төрле җәрәхәтләр нәтиҗәсендә, яки әлеге учреждениеләрдә һәм органнарда хезмәт итү чорында алган авыру нәтиҗәсендә һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) гаилә әгъзалары.
Һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары категориясенә түбәндәгеләр керә:
а) тол хатыннар (ирләр), яңа никахка кермәгән очракта;
б) балигъ булмаган балалар;
в) 18 яшькә кадәр инвалид булган 18 яшьтән өлкәнрәк балалар;
г) 23 яшькә кадәрге, уку йортларында көндезге формада укучы балалар;
д) һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәр карамагында булган кешеләр.

Игътибар! Гаилә әгъзалары торак йортны ремонтлау кирәклеге турындагы карарны үз теләкләре белән кабул итә һәм 10 елга бер тапкыр федераль бюджет акчалары исәбенә ремонт үткәрү хокукын тормышка ашыра ала.

Күләме күпме?

Шәхси торак йортны ремонтлау өчен акча күләмен исәпләү тәртибе Кагыйдәләрнең 1нче кушымтасында китерелгән. Торак йортның гомум мәйданы нормасы ул йортта яшәүче һәм ремонт үткәрү өчен акча алу хокукына ия гражданнар санын исәпкә алып билгеләнә һәм дәгъва итүче кеше яшәгән төбәктәге бер квадрат метрны ремонтлау бәясенә тапкырлана.

Ремонт үткәрүгә акча күләмен исәпләү өчен торак йортның гомум мәйданы
нормасы:

* ялгыз яшәүче гражданга – 33 кв.м;
* 2 кешедән торган гаиләгә – 42 кв. м;
* 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләнең һәр әгъзасына – 18 кв.м.
Торак йортны ремонтлау тәртибен һәм төрләрен гаилә әгъзалары үзләре билгели.

Хокукны раслаучы белешмә

Гражданның гаилә әгъзасы буларак ремонт үткәрү өчен акча алу хокукы турында белешмә ремонт үткәрү өчен акча алу хокукына ия булган гаиләнең һәр әгъзасына һәлак булган (үлгән) хәрбинең шәхси эше мәгълүматларына яисә аның гаилә составын билгеләүче башка документларга ярашлы бирелә.
Әлеге белешмә гаилә әгъзасының гаризасы буенча 2 атна эчендә бирелә һәм әлеге хокукны куллану чоры дәвамында гамәлдә була. Белешмә шәхсән тапшырылырга, якын туганнарына бирелергә яисә ышаныч кәгазе буенча алынырга, шулай ук аны алу турында заказ хаты белән җибәрелергә мөмкин.
Белешмәләр федераль башкарма власть органының (федераль дәүләт органы) вәкаләтле органы тарафыннан рәсмиләштерелә һәм һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрнең соңгы хезмәт урыны буенча бирелә.

Нинди документлар кирәк?

Ремонт үткәрүгә акча Пенсия һәм социаль страховкалау фондының территориаль органнары тарафыннан түләнә. Моның өчен гаилә әгъзалары, беренчедән, махсус формада ремонт үткәрү өчен акча билгеләү турында гариза бирә. Гаризаны фондның территориаль органына яисә МФЦ (алар арасында тиешле килешү булган очракта), яки электрон формада бердәм “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирергә мөмкин.
Икенчедән, гаризага ремонт үткәрүгә акча түләүне билгеләү өчен кирәкле документлар (мәгълүматлар) кушыла. Аларның исемлеге Кагыйдәләрнең 3.1 кушымтасында бәян ителә.
Калган документлар, мәгълүматлар ведомствоара фонд хезмәткәрләре тарафыннан үзара хезмәттәшлек итү тәртибендә соралачак.

Акча ничек биреләчәк?

Ремонт үткәрү өчен акча кредит оешмасында ачылган гаилә әгъзасы хисабына күчерелә. Акчаның нинди юл белән яисә кайсы счетка күчерелергә тиешлеге гаилә әгъзасының Пенсия һәм социаль страховкалау фондының территориаль органына пенсия суммаларын һәм башка социаль түләүләрне күчерү өчен нинди мәгълүмат тапшыруына бәйле. Гаилә әгъзасы гаризада кредит оешмасында башка счетны да күрсәтә ала.
Күрсәтелгән сумманы алучының теләге буенча, ул, күрсәтелгән акчаларны федераль почта элемтәсе оешмалары аша да алала. Бу очракта акча аның өенә китереп тапшырылачак.
Ремонт үткәрүгә акча Пенсия һәм социаль страховкалау фондының территориаль органнары тарафыннан тиешле карар кабул ителгәннән соң, биш эш көненнән дә соңга калмыйча түләнә.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас