Туңдыргычтан алынган ит, балыктан тиз генә төшке, кичке аш әзерләргә кирәк булса, күпләр микродулкынлы мичне искә төшерә. Әмма ул аның тәмен үзгәртә. Микродулкынлы мичсез дә ит, балыкны эретеп була.
Ит яисә балыкны полиэтилен пакетка салып, тозлы салкын суга салып торырга кирәк. 30 минуттан алардан ризык әзерли башлый аласыз. Тәме дә үзгәрми.
Фото: ketokotleta.ru