+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 август 2023, 15:25

Кура җиләге вак булмасын, дисәгез...

Уңыш арттыруның кечкенә сере бар.

Кура җиләге вак булмасын, дисәгез...
Кура җиләге вак булмасын, дисәгез...
Кура җиләге үсмәгән бакча юктыр, мөгаен. Тик кемнеңдер бакчасында кура җиләге елның-елында мул уңыш бирә, ә кемдәдер ул җимешкә бик саран була. Киләсе елга мул уңыш алуның сере бар икән. Нәкъ менә кура җиләген дөрес итеп кисәргә генә кирәк. Гадәттә, бакчачылар аны август башында яисә уртасында кисә.

Беренчедән, быел җимеш биргән барлык коры сабаклар да төптән үк киселә. Шулай ук быел үскән артык яшь үсентеләрне кисеп ташларга кирәк. Бу куаклар куе булып үсмәсен өчен эшләнә.

Кура җиләгенең уңышын арттыруның тагын бер сере бар: киләсе елда җиләк бирәсе үсентеләрнең очларын кисеп чыгарга кирәк. Кискәннән соң, аңа яңа сабаклар чыга, алар киләсе елга мул уңыш бирәчәк, җиләкләре дә эре һәм баллы булачак.

Бу эшләрне башкарганнан соң ашлама кертергә онытмагыз. Моның өчен янган тирес, яки тавык тизәге ашламасы куллану яхшы булачак. Янә 7-10 көннән минераль ашлама кертергә мөмкин. Кура җиләге су ярата, мул уңыш аласыгыз килсә, аңа күп итеп су сибегез.

 
 
Фото: i.ytimg.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: