+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 август 2023, 14:12

Алма һәм грушадан повидло ясагыз!

Төсе матур, үзе тәмле.

Алма һәм грушадан повидло ясагыз!
Алма һәм грушадан повидло ясагыз!

Алмалар өлгергән вакыт. Бакча алмасын вакытында җыеп, кышкылыкка әзерләмәсәң, тиз бозыла шул. Алма белән грушаны катнаштырып, менә дигән повидло эшләргә мөмкин.

Җимешләрне телемләп турагыз. Массаның 30 проценты - груша, 70 проценты алма булсын.

250 грамм күрәгә юып салыгыз да барысын бергә пешерергә куегыз. Өстенә чеметем лимон кислотасы сибегез. Ярты стакан су салып, куерганчы озаклап пешерегез. Аннары 1 килограмм массага 800 грамм исәбеннән шикәр комы салып, ул эрегәнче кайнатыгыз. Суынгач, блендр белән изегез. Бик тәмле повидло килеп чыга, төсе дә матур була.

Фото: mavink.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: