+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 Августа 2023, 03:25

Табиб иң файдалы балыкны атады

Табиб-диетолог Елена Соломатина кеше сәламәтлеге өчен нинди балык файдалы булуы турында сөйләде. Ул нинди балык дип уйлыйсыз?

Табиб иң файдалы балыкны атадыТабиб иң файдалы балыкны атады
Табиб иң файдалы балыкны атады
Аның сүзләренә караганда, иң файдалы балык - скумбрия, чөнки ул – “Омега-3” май кислотасы һәм аксымның бик яхшы чыганагы. Скумбриядә аксым тәрәч балыгы бавырына караганда да күбрәк. Шул ук вакытта скумбриядән аксым җиңел үзләштерелә һәм бөтен организм өчен төзелеш материалы булып тора.

“Омега-3” майлы кислоталар начар холестеринга кан тамырлары стеналарында тупланырга ирек бирми, бу атеросклерозны, инфарктны һәм инсультны булдырмый.

Моннан тыш, скумбрия балыгын аквакультура буларак үстермиләр, шуңа күрә “Омега-3”не ул табигый юл белән туплый. Шул ук вакытта скумбриядә D витамины күп, ул иммун системасына һәм сөяккә йогынты ясый, остеопорозның үсешен булдырмый.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас