

Моның өчен ул карбыз, ананас, караҗиләк, бакча җиләге, виноград алган.
Карбызны кабыгыннан арындырырга, 3 кат өчен өч төрле авырлыктагы карбызны түгәрәк формасында кисәргә. «Бисквит»лар бик тиз әзер булды, хәзер аларны озын шпажкалар белән беркетергә. Аннары төрле җиләк-җимеш белән бизәү эшенә керешергә мөмкин.
Бик тәмле «Карбыз» торты әзер!
Карап кына торырсың, билләһи!