

Өлкән яшьтәгеләр остеопороз авыруы турында яхшы белә булыр, аның "коксоартроз" дигәне дә бар әле. Бер язылучыбыз бу чирләрдән менә ничек дәваланган.
"Үзем авырып, даруларның файдасы аз булганга күрә, халык рецептлары белән дәваландым. Файдасы бик зур булды. Шуңа укучыларга да киңәш итәм.
Күптән инде буыннарым сызлый, дәваханәдә дә ятып чыктым, күпме дару эчеп, күпме уколлар, мазьлар кулландым, файдасы бик аз булды. Диагноз: “коксоартроз”, “остеопороз” һ.б. Операция кирәк, диделәр. Шуннан соң шушы халык рецепты белән дәвалана башладым.
Тавык йомыркасының кабыгын юып, суда кайнатып (сальмонелла булмасын өчен), киптереп, кофемолка аркылы порошок ясадык. Шул порошокны иртә белән бер чәй калагы чынаякка салам, аңа лимон суты салып, биш минут тотам, урысча әйткәндә "известьны гасить" итәм, ул чыжлап тора. Шуңа кибеттән алган куе катык салып, болгатып, ач карынга эчәм. Ирем дә тез буыны белән азаплана, аңа да операция кирәк, диделәр. Ул да шуны эчә башлады. Аңа да бик зур файдасы тиде. Аллаһка шөкер, хәзерге көндә бу авырулардан арындык", - дигән ул.
Шушы чирләрдән интегүчеләр булса, кулланып карагыз, файдасы тими калмас.
Фото: buy-artox.ru