+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 Августа 2023, 07:01

Кишер сабагы белән ничек кыяр тозлыйлар?

Бик тәмле килеп чыга. Сынап карагыз.

Кишер сабагы белән ничек кыяр тозлыйлар?Кишер сабагы белән ничек кыяр тозлыйлар?
Кишер сабагы белән ничек кыяр тозлыйлар?

Маринад өчен: 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы уксус кирәк.

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннары баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны агызабыз да 30 минут тотабыз.

Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып, 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.

Маринадны тутырып, банкаларны каплап куябыз.

Фото: dairagazite.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас