-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 август 2023, 12:33

Чебеннән ничек котылырга?

Аш-су бүлмәсенә кергән чебеннән котылу өчен бик җиңел чара бар.

Чебеннән ничек котылырга?
Чебеннән ничек котылырга?

Август аенда чебеннәр аеруча күп була. Өстәл өстендә очып йөрсәләр, бөтенләй кәеф кырыла. Кибетләрдә аларга каршы төрле чаралар сатыла. Әмма табигый ысулларның барлыгын да онытмыйк әле.

Чебен канәфәр исемен яратмый. Әгәр дә шуңа лимон исе дә кушылса, алар өстәл янына якын да килмәячәк. Шулай булгач, лимонны яртыга бүлегез дә, эченә канәфәр орлыкларын кертегез. Лимон сез ашаган өстәл өстендә торсын.

Менә хәзер алар ризыкка якын да килмәс.

Фото: be-winner.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: