+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 август 2023, 03:20

Утынны җәй хәзерлә

Җәйге ялда автор республиканың төньяк һәм Урал аръягы районнарына сәяхәткә чыгып киткәли. Быел, мәсәлән, Баймак һәм Куергазы якларында, шулай ук Салават районында булырга туры килде. Йорт морҗаларына карыйсың да, бу яклар өчен йөрәк әрни – авыл халкы хәзерге чорда да утын ягып изалана икән. Атап әйткәндә, Салават районының Аркаул авыл биләмәсенә караган Күселәр авылына барып чыктым. Монда кышкылыкка утынны берничә ел алдан хәзерләп кую гадәте XXI гасырда да саклана – урамнар һәм ихаталардагы утын өемнәре моңа анык мисал

Утынны җәй хәзерләУтынны җәй хәзерлә
Утынны җәй хәзерлә

. Көнбатыш төбәкләрдә хәл тамырдан икенче – Туймазы һәм Илеш якларына, мәсәлән, газ ягулыгы 50 еллар элек үк килде, шуңа бәйле, йортлар гына түгел, мунчалар да “зәңгәр ягулык”ка күчерелгән. Әмма утынны мунча өчен хәзерләүчеләр бу төбәкләрдә дә байтак. Бу очракта да, утын проблемасы әлеге төбәк халкы өчен хәл ителмәслек мәсьәлә түгел, чөнки урындагы малтабарлар көнкүреш базарының бу киштәсен күптән яулап алган. Утын сатып аласың килсә, аларга заказ гына бир – ярылган һәм киптерелгән утынны йорт алдыңа “КамАЗ”ы белән китереп аударалар. Хезмәтнең әлеге төреннән файдаланучылар арасында күпчелекне пенсионерлар белән бергә “хәлле” кешеләр тәшкил итә. Әмма утынны, матди-техник мөмкинлегеннән чыгып, үз көче белән хәзерләүче катламны да истән чыгармыйк.

Кайчан уңайлы?

Утын хәзерләү – җитди эш, чөнки шактый авыр саналган бу шөгыль тиешле махсус техника белән бергә физик көч һәм осталык та таләп итә. Шул исәптән, утын хәзерләүнең аерым чоры да бар, ни өчен дигәндә, ул кибеп өлгерергә тиеш. Озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәдән чыкканда һәм урманчылар фикеренә дә колак салсак, утын кисүдә иң уңайлы вакыт – көзге чор. Бу чорга август аен да кертү кирәк, ни өчен дигәндә, үсеп утырган агачта сут йөреше нәкъ шушы айда туктала башлый. Көз керү белән агачлар исә кышкы чорга әзерләнә, ә бу аларда дымның азаюы белән билгеләнә. Шундый үзенчәлекне дә исәпкә алу мөһим: агач кибә башласа, киселгән утынны балта белән яру авырлаша. Бу бигрәк тә каенга кагыла. Шул ук вакытта, агачтагы дым күләме нык азайса, аның файдалы энергетикасы, ягъни җылыту сәләте дә кими. Әлеге үзенчәлекләрдән чыгып, утын хәзерләүдә иң уңайлы вакыт булып август башы тора, дип расларга ныклы нигез бар. Иң мөһиме: бу чорда киселгән агач кышка кадәр кибәргә дә өлгерә.

Җиткелекле булсын

Хәзерлисе утын күләмен һәр хуҗа чама белән булса да яхшы белә. Ул, мәсәлән, мунчаның мәйданына бәйле. Шул ук вакытта, агачның сорты, утынның төре дә исәпкә алынырга тиеш. Әйтик, имән утынының – җылысы зур, каенныкының – көле күп. Җылытыласы бина искерсә, утын күп китәчәк, чөнки җылылык югалту да арта. Түшәмнең биеклеген дә исәпкә алу зарур. Гадәттә, мунча атнасына бер тапкыр ягыла. Аны ешрак керергә теләсәң, утын күләме дә арта. Шуңа да күбрәк хәзерләсәң, үкенмәссең.

Законны бозсаң, зыяны күбрәк

Урман хуҗалыгы регламенты буенча, утынга кулланыласы агачны кисү урманчылар белән килешү нигезендә генә рөхсәт ителә. Гомумән, соңгы чорда Урман кодексында бу юнәлештә катгый чикләүләр барлыкка килүен дә билгеләргә кирәк. Атап әйткәндә, утын хәзерләү өчен махсус участоклар бүленә, шул ук вакытта, сайлап кисү өчен аерым урыннар да калдырыла. Утын өчен корыган һәм зарарланган агачларны гына кисәргә мөмкин, аларны исә, урман инспекторлары махсус тамга белән билгели.
Агач кисүгә рөхсәт алуның үз кагыйдәләре бар. Урман хуҗалыгында агач кисү өчен кишәрлекләр (делянкалар) алдан бүленә, алар махсус номер белән күрсәтелә. Киселәсе һәрбер агач та тамгалана, мәсәлән, кайрысы чистартылып куела. Мондый агачлар урманда яхшы күренеп тора. Делянканы тулы мәйданы белән яисә өлешләтә сатып алырга мөмкин, өлешләтә булган очракта, агачларны сайлап кисү рөхсәт ителми. Делянкалар чикләре исә урман инспекторы тарафыннан билгеләнә. Рөхсәтсез агач кискән өчен хәзерге чорда штрафлар зур, хәтта хөкемгә тарттырырга мөмкиннәр. Бу хакта урман инспекциясе киңкүләм мәгълүмат чаралары аша даими хәбәр итеп тора.
Утынны рәсми рөхсәтсез һәм хак түләми дә җыярга мөмкин, моның өчен егылган һәм аунап яткан агачларны гына алырга ярый. Бу хакта 2019 елда Урман кодексына үзгәрешләр кертелеп, мондый агачлар “валежник” статусы алды. Әмма аларны җыяр алдыннан үзегез яшәгән төбәктәге урман хуҗалыгында теркәлү таләп ителә, бер үк вакытта, урманда утын хәзерләү урыны да күрсәтелә.
Гомумән, “валежник” җыю хәзер шактый мәшәкатьле, чөнки ул соңгы елларда күзгә күренеп азайды. Моның сәбәбе аңлашыла, утынны сату максатында хәзерләүче малтабарлар коры-сарыны җыеп бетереп бара. Икенчедән, утын хәзерләгәндә күпләр, егылган агач белән вакланып торганчы, әйбәтен кисә. Әмма урман инспекторлары “валежник”ны сыйфатлы агачтан яхшы аера. Шуңа да закон бозудан читтә торуың яхшырак.

“Валежник” нәрсә ул?

Хәзерге чорда Урман кодексын бозуда гаепләнүчеләр саны арту да шушы хакта искәртә. “Валежник”ны утын сыйфатында җыю тәртибе Русия төбәкләре тарафыннан үзаллы билгеләнә. Аерым төбәкләрдә, мәсәлән, “валежник”ны кулдан гына җыю рөхсәт ителә, бу очракта инструментлар, ягъни балта, пычкы куллану тыела. Шул ук вакытта, ауган агачны утын буларак хәзерләгәндә аның озынлыгы бер метрдан артырга тиеш түгел. Башкортстанда да бу юнәлештә аерым чикләүләр кертелгән. Шуңа да “валежник”ка тотынганчы, бу турыда ким дигәндә биш тапкыр уйланырга кирәк, атап әйткәндә, тамырында басып торган агач һич кенә дә “валежник” саналмый. Урман кодексы күзлегеннән караганда, бу категориягә кергән агач яисә аның бер өлеше җирдә ятарга тиеш. Икенчедән, табигый сыйфатлары буенча агач “үлек” санала. Өченчедән, агач яки аның кисәкләре урман кисү урыннарында түгел һәм аларда киселү билгеләре булмаска тиеш.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас