+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
14 август 2023, 09:20

Пакетта кыяр тозлаганыгыз бармы?

Искиткеч тәмле, кетердәп торган, аз тозлы кыяр 1 сәгатьтән әзер дә була!

Пакетта кыяр тозлаганыгыз бармы?Пакетта кыяр тозлаганыгыз бармы?
Пакетта кыяр тозлаганыгыз бармы?

Кыярны юып, койрыкларын кисегез да кайнар суга салып алыгыз. Аннары кыярларны, сарымсак телемнәре, укроп зонтиклары, төрле тәмләткечләр белән бергә полиэтилен пакетка тутырыгыз (ябыла торган булса, яхшырак). Тоз салыгыз да яхшылап селкетегез, тозы таралып бетсен.

Кыярны әче борыч, базилик, шикәр һәм башка әйберләр салып та тозларга була.

Кыярлы пакетны суыткычка куегыз. Аз тозлы кыяр бер сәгатьтән әзер була. Төнгә калдырсагыз, тагын да тәмлерәк булыр.

Фото: malinika.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас