+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 август 2023, 16:37

«Утсары могҗиза» салаты

Кышын өстәлегезне шушы салат бизәр әле!

«Утсары могҗиза» салаты
«Утсары могҗиза» салаты

"Помидор күп, нишләтергә дә белгән юк", - диючеләргә тагын бер тәмле салат рецепты белән уртаклашасыбыз килә.

1 килограмм кишер, 1,5 килограмм помидор, 100 грамм шикәр комы, сарымсак, 200 миллилитр үсемлек мае, 25 грамм тоз, 20 грамм борыч, 20 миллилитр аш серкәсе кирәк булыр.

Помидорларның кызылларын гына сайлыйбыз. Дүрт өлешкә бүләбез. Кишерне кабыгыннан чистартабыз, шакмаклап турыйбыз. Блендер ярдәмендә икесен бергә кушып изәбез. Иттарткычтан чыгарырга да мөмкин. Әлеге массаны болгатабыз да, кәстрүлгә агызып, сүрән утка куябыз. Сәгать ярым кайнатабыз.

Ул арада сарымсакны угычтан уабыз, кайнап торган массага салабыз, борыч өстибез. Иң азактан аш серкәсе салабыз. Утта 4-5 минут тотабыз. Сүндергәч, массага «ял» бирәбез. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куябыз.

Фото: vk.com/club108059954

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: