✔️ Грипп вакытында төнәтмә белән ингаляция ясарга мөмкин.
✔️ Киселгән урынны төзәтә: чүпрәк белән бәйләп, өстенә шул төнәтмәне генә тамызырга кирәк.
✔️ Теш сызлаганда 1 аш кашыгы төнәтмәне авызга алып, авырткан теш урынында төкерек бүленеп чыга башлаганчы тотыгыз. 10-15 тапкыр кабатларга кирәк.
✔️ Төнәтмә ясау.
Керән тамырын казып алып, щетка белән яхшылап юарга да вак тишекле угычтан чыгарып, суты белән бергә шешәгә салып куярга. Ул шешәнең яртысыннан булырга тиеш. Өстенә спирт кушыгыз. 10 көннән соң төнәтмә әзер”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.