– Бу очракта балигъ булмаган балага алимент түләтүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Русия Гаилә кодексының 80нче мәддәсе нигезендә әти-әниләр үзләренең балаларын тәрбияләп үстерергә бурычлы. Аерылышкан очракта ничек итеп ярдәм күрсәтү тәртибен, формасын әти белән әни үзләре хәл итә. Шул ук Гаилә кодексының 16нчы бүлеге нигезендә алимент түләү турында үзара килешү төзергә була. Әгәр дә ата яки ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләми икән, моны суд аша мәҗбүр итәргә мөмкин.
Русия Гаилә кодексының 8нче мәддәсе нигезендә балигъ булмаган балаларга суд аша юлланган алимент ай саен эш хакының яки башка керемнең бер балага — чиреге, ике балага — өчтән бере, өч яки күбрәк балага эш хакының яртысы күләмендә түләнә.