+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 август 2023, 11:54

Йомырка кабыгы керне агарта

Бүлмә гөлләрегез дә аны ярата!

Йомырка кабыгы керне агарта
Йомырка кабыгы керне агарта

Чәйнек яисә термос эчен көзге кебек ялтыратып кую серен беләсезме? Йомырка кабыгын җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз. Әйбәтләп селкегез дә төнгелеккә калдырыгыз. Иртән аның чип-чиста булып калуын күрәчәксез! Гомумән, ак йомырка кабыгы агарту үзлегенә ия.

Йомырка кабыгын порошок хәленә килгәнче төеп, тукыма капчыкка тутырыгыз, авызын бәйләгез. Ак киемне юганда капчыкны машина барабанына салыгыз. Керне агартачак ул!

Йомырка кабыгын төеп, суга салыгыз һәм бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне бүлмә гөлләренә сибегез. Кабыктагы файдалы матдәләр – бик әйбәт ашлама.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: