+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 август 2023, 10:02

Бәрхет чәчәк нәрсәдән файдалы?

Бәрхет чәчәк — файдалы үсемлек. Электән үк аны диарея, эч авыртудан файдаланганнар. Ул иммунитетны ныгыта, организмны сезонлы авырулардан, салкын тиюдән, вируслардан саклый. Аның төнәтмәсе тагын нәрсәдән файдалы һәм ничек ясала?

Бәрхет чәчәк нәрсәдән файдалы?
Бәрхет чәчәк нәрсәдән файдалы?
“Ашказаны асты бизе, шикәр чире авыруларын профилактикалау, нерв системасын һәм тамырларны ныгыту өчен бәрхет чәчәк белән ясалган төнәтмәләрне кулланырга була.

1 чәчәкне орлыгы белән ваклап, өстенә 1 стакан кайнар су салырга. Көн дәвамында 3-4 тапкыр 1/4 стакан эчәргә. Панкреатит вакытында һәр 1-2 сәгать саен 1 аш кашыгы эчәргә була.

Витилиго, нейродермит, псориаз һәм күз күреме начарланса, чәчләр коелса – 8 чәчәккә 4 стакан кайнар су салырга һәм акрын утка куеп, 5-7 минут кайнатырга. Төнәтмәне ай дәвамында көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә.

Алдан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: