+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 август 2023, 13:55

Кара миләштән пирог әзерләгез!

Чәй янына яңача бер тәмнүшкә булсын.  

Кара миләштән пирог әзерләгез!
Кара миләштән пирог әзерләгез!

Кара миләштән пирог әзерләү өчен кирәк булачак:
бер стакан кефир,
өч йомырка,
бер стакан шикәр,
400 грамм кара миләш,
ике стакан он,
ярты калак сода.

Йомырканы шикәр белән күпертеп, кефир кушыгыз. Хәзер сода, он һәм җимешләрне салыгыз. Яхшы итеп бутагач, май сөртелгән табада 175 градуска җылытылган мичтә 25-30 минут пешерергә кирәк.

Тәмле булсын!

Ә сез миләштән тагын ниләр әзерлисез, дуслар?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: