"Җыеп алган сарымсакны киптереп, эмаль кәстрүлгә тутырыгыз һәм өстенә бодай ярмасы салыгыз. Ул сарымсак араларына тулырлык булсын.
Мин нәкъ шулай эшләдем һәм сарымсакларымның ник берсе кипсен, бозылсын! Эшләп карагыз әле, кызлар! " - дигән бер язылучыбыз.
Чыннан да шулай саклана микән? Кемнең бу ысулны кулланып караганы бар?
Фото: sotkasada.ru