+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 август 2023, 12:15

Патшалар да чөгендер ярата!

Кызыл чөгендерләрегез өлгердеме? Әйдәгез, “Патшаларча” салаты ясыйбыз!

Патшалар да чөгендер ярата!
Патшалар да чөгендер ярата!

Кирәк булачак:
сыер ите — 600 грамм;
суган — 1;
бәрәңге — 4-5;
тозлы кыяр — 4;
чөгендер — 1-2;
майонез һәм тоз — тәменчә.

Суганны вак итеп турап, серкә кушылган суда 10-15 минут маринадлап алыгыз.
Пешкән итне һәм тозлы кыярларны вак шакмаклап турагыз.
Пешкән бәрәңгене һәм чөгендерне эре кыргычтан чыгарыгыз.

Хәзер салатны катламлап җыябыз.


Беренче кат — суган.
Икенче кат — ит.
Өченче кат — бәрәңге.

Дүртенче кат - тозлы кыяр.
Соңгы кат — чөгендер.

Әлбәттә, салатның һәр каты өстенә майонез ягабыз. Теләсәгез, соңгы катны (чөгендер өстен) майонезсыз калдырырга була.

Тәмле булсын, дуслар, үзегезне патшалардай хис итегез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: