+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 сентябрь 2023, 10:28

Кәбестәне ничек сакларга?

Бакчадагы соңгы уңыш – кәбестә дә җыелды. Ләкин мул уңышны җыеп алу гына түгел, аны саклыйсы, эш итәсе дә бар. Бу җәһәттән тәҗрибәле бакчачылар менә ниләр киңәш итә.

Кәбестәне ничек сакларга?
Кәбестәне ничек сакларга?

Киптерәбез.
Язга кадәр шикәр кебек ап-ак булып саклансын өчен кәбестәне күчәне белән җыярга кирәк. Болай эшләгәндә яшелчәнең сусыллыгы югалмый. Саклауга куйганчы, кәбестәләрне 7–12 көн дәвамында җиләсрәк урында (әйтик, абзар яисә верандада) тотарга кирәк. Монысы кайбер бакчачылар игътибарыннан төшеп кала һәм шуңа күрә яшелчә бик тиз череп әрәм була. Шуннан соң инде аларның кайсыларына черек керүен, яки бөҗәкләрдән зыян килүен өске яфракларыннан җиңел генә күрергә мөмкин. Аннары баз киштәсенә уртача зурлыктагыларын төшереп куярга мөмкин. Артык эре булмаган башларның сусыллыгы да, тәме дә әйбәтрәк саклана. Калганнарын тозлап, маринадлап куярга, яки аш-су өчен кулланырга була.

Гәзиткә төрәбез.
Кәбестәне киштәләргә урнаштырганчы баздагы дымлылык дәрәҗәсен тикшереп карау кирәк. Күрсәткеч 75 процентка җитәргә тиеш. Моннан кимрәк икән, 3 литрлы банкаларга су тутырып куярга мөмкин. Базның җилләтелүе дә мөһим. Температураның исә 2–5 градус җылы булуы әйбәт. Кәбестәләрнең һәркайсын гәзиткә яисә азык-төлек пленкасына төреп (пленка белән һава кермәслек итеп, тыгызлап төрергә), киштәләргә яисә агач тартмаларга бер-берсенә тиеп тормаслык итеп урнаштырырга кирәк. Кольраби кәбестәсен (шалкан кебек була) комга күмеп сакларга була. Пекин кәбестәсен пленкага төреп, өч ай гына сакларга мөмкин.

Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: