+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 сентябрь 2023, 11:00

Зәмирә Рәҗәповадан рассольник рецепты

Танылган тапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кышка рассольник ясап куярга тәкъдим итә.

Зәмирә Рәҗәповадан рассольник рецепты
Зәмирә Рәҗәповадан рассольник рецепты

«Кышын бик уңайлы. Әзер шулпага бәрәңге һәм бер банка рассольник салып җибәрәсең. Тагын да тәмлерәк булсын өчен «Охотничьи» колбасасын кыздырып салам. Бик тәмле була», – дип язган ул.

Ингредиентлар: 250 грамм арпа ярмасы (перловка), 250 мл су, 60 мл үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 кг кыяр, 750 грамм помидор, 450 грамм кишер, 450 грамм суган, 5-6 дәфнә яфрагы, түгәрәк кара борыч.

Ярманы су үтәкүренмәле булганчы юарга, аннары салкын суда калдырырга. Ул бүрткәндә помидорның кабыгын чистартырга, аны шакмаклап турарга, яки блендер белән вакларга.

Барлык ингредиентларны бергә кәстрүлгә салып болгатырга. Аннары су, тоз, шикәр комы, дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч салып болгатып куярга, яшелчәләрнең суты чыксын өчен 10 минут көтәргә. Кайнап чыккач, сүрән утта 30 минут пешерергә, төбе көймәсен өчен болгаткалап торырга кирәк.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга, салкында сакларга.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: