+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 сентябрь 2023, 14:50

Кан басымы түбән булса, нәрсә ярдәм итә?

Бу авырудан, нигездә, хатын-кызлар җәфалана.

Кан басымы түбән булса, нәрсә ярдәм итә?
Кан басымы түбән булса, нәрсә ярдәм итә?
Кан басымы югары булган кешеләргә төрле киңәшләр гәзит-журналларда басылып тора, алар өчен махсус дарулар да күп. Ә менә кан басымы түбән булган авыруларга ничек ярдәм итәргә? Югыйсә, гипертония кебек үк, гипотония (түбән кан басымы) чире дә киң таралган. Бу авырудан күпчелеге хатын-кызлар җәфалана.

Кан басымы ир-егетләрдә — 100/85тән, ә хатын-кызларда 95/65тән түбән икән, бу түбән кан басымы булуын аңлата. Өйдә дәваланганда иң файдалысы — кан тамырларын чыныктыру. Моның өчен көн саен иртән дымлы тастымал белән яхшылап ышкып сөртенергә кирәк.

Җилләтелгән бүлмәдә, яки саф һавада 5-7 минут чамасы күнегүләр ясау да файдалы. Каты чәй, каһвә эчү ярдәм итә. Ләкин кофеинлы эчемлекләрне артык күп эчү йөрәк эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, җәй көннәрендә велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга киңәш ителә.

Витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешне, бигрәк тә кишер, лимон, кара миләш, гөлҗимешне, йомырка, балык уылдыгы, сыер бавырын рационга ешрак кертергә кирәк.

 
 
Фото: nspnaturprod.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: