Александр Умнов сүзләренә караганда, кайнар азыкның оптималь температурасы 50-60 градус тәшкил итә, ә артык кайнар продуктлар куллану кешенең бугаз һәм үңәченә яман шеш белән яный.
“Артык кайнар ризык яисә эчемлекләр кабул иткәндә авыз куышлыгының лайлалы тышчасы зарарлана. Көн саен 70 градус эсселектәге һәм аннан да югарырак чәй эчү - бугаз рагы килеп чыгу ихтималын ике тапкыр, ә үңәч яман шеше белән авыру куркынычын сигез тапкыр арттыра”, - дип кисәтте табиб.
Хирург ассызыклаганча, хәтта чәй температурасының дүрт градуска кимүе дә онкологик авыруларның үсеш куркынычын ике тапкыр киметә.
Моннан тыш, Александр Умнов ассызыклаганча, артык кайнар чәй тәм рецепторларының эшен шактый начарайта һәм теш эмален боза.
Фото: pixabay.com.