+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 сентябрь , 12:25

Сыек камырдан балан пирогы әзерләгәнегез бармы?

Безнең халык баланнан файдалана белә иде. Бәлешен, катыгын, кайнатмасын эшли. Ә сыек камырдан балан пирогы әзерли беләсезме?  

Сыек камырдан балан пирогы әзерләгәнегез бармы?
Сыек камырдан балан пирогы әзерләгәнегез бармы?

Безгә кирәк булачак:
каймак — 200 грамм;
он — 1,5 стакан;
сөт яисә су — 1 стакан;
ванилин — бер кап;
сода — ¼ калак;
йомырка — 2;
шикәр — 0,5 стакан;
бер чеметем тоз.

Эчлек өчен:
балан — бер стакан;
шикәр — 0,5 стакан;
акмай — 20 грамм.

Баланны башта ике сәгатькә салкын суга салып куярга кирәк. Шуннан соң суны түгеп, табада эретелгән май өстенә салырга, шикәр өстәргә һәм, бутап торып, карамель кебек булганчы эретергә.

Каймак, шикәр, тоз, сода, йомырка һәм оннан сыек камыр әзерләгез. Ванилин һәм табадагы баланны салып, яхшылап бутагыз.
Мультиваркагыз булса, бу пирог анда бик яхшы пешә. Булмаса, мичтә дә пешерергә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!
Ә сез баланнан ниләр әзерлисез, дуслар?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в