“Бакчада үсеп утырган помидорлар берничә көн эчендә карайды да чери дә башлады. Яшелләрен җыеп, өйгә кертеп тә карадык, тик алары да череп бетте, чыгарып кына түктек”, — дип зарланучылар байтак. Кайберәүләр моны зарарлы яңгыр явып үтүеннән күрә, кайсылары орлык начар булгандыр, ди. Болай уйлаучылар да хаклы, әлбәттә. Туктаусыз яңгыр яуган җәйләрдә помидорлар, чынлап та, ешрак чирли. Орлыкның сыйфаты да уңышның ничек булуына зур йогынты ясый. Ә менә помидорларның шул рәвешле бозылуына фитофтороз дигән авыру сәбәпче. Әлеге яшелчә авыруы күп очракта җирнең артык дымлы булуыннан һәм яктылык җитмәүдән барлыкка килә. Бигрәк тә, салкын төннәр помидорларга зыянлы. Авыру тудыра торган микроблар башта җирне зарарлый, аннан яшелчәләргә күчә. Тәҗрибәле бакчачылар бу авыру белән төрлечә көрәшә. Алар әйтүенчә, фитофтороз һич көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин, аңа һәрвакыт әзер торырга кирәк. Шуңа да, алдан саклау чаралары кулланырга өйрәнү бик мөһим.
Түтәлләргә иртә утыртылган помидорлар, соң өлгерә торган сортларга караганда азрак зарарлана. Биек үсә торган сортлар да фитофтора белән сирәк авырый.
Помидорларны яхшылап җилләнә торган урынга, иркен итеп утыртырга кирәк. Аларның яфраклары бер-берсенә тиеп торырга тиеш түгел. Иң аскы яфракларны өзеп торырга киңәш ителә, чөнки бу авыру җирдән күчә.
Суны помидор төпләренә сирәк һәм мул итеп сибәргә тырышыгыз. Аның яфраклары һәрвакыт коры торырга тиеш.
Помидор сабакларын бәйләп куегыз, алар юеш җирдә ятмасын.
Помидор араларына бәрхет (бархатцы) чәчәкләре утыртырга тырышыгыз, аларның хуш исе корткычларны куркыта.
Көн дә бакчагыздагы яшелчәләрне тикшереп торыгыз. Сабакларда кара таплар күренә башласа, тиз арада сарымсак төнәтмәсе сибегез. Төнәтмә ясау өчен бер чиләк суга 150-200 грамм вакланган сарымсак алына. Берничә сәгать тотканнан соң, уылган кер сабыны кушып, помидор сабакларына бөркеп чыгарга гына кала.
Авыруны җиңә алмаган очракта, помидор сабакларын төптән үк йолкып алып яндырыгыз. Түтәлне яхшылап казыганнан соң, сидератлар сибеп үстерү бик мөһим. Авыру таралган җиргә иң уңышлысы ак горчица чәчеп кую. Беренчедән, ул җирне баета, йомшарта, икенчедән төрле чирләрне бетерә. Тик аны чәчәк атканчы чабып, җирне йомшартып чыгарга кирәк. Югыйсә, бакчагызны чүптән тазарта алмый җәфаланырсыз.
Фото: teplicainfo.ru