+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 сентябрь 2023, 07:30

Ватык сәгать саттылар

– Бер ел элек кибеттән сәгать сатып алдым. Берничә атнадан соң артта кала башлады. Кибеттә батарейкасын алыштырдылар. Күп­медер вакыттан соң тагын артта калды, тагын батарейкасын алыштырдылар һәм шулай ел буена. Кибеттә бракны танымыйлар, алыштырудан яисә акчаны кире кайтарудан баш тарталар. Гаделлеккә ничек ирешергә?

Ватык сәгать саттылар
Ватык сәгать саттылар

– Завод брагын ачыклау өчен сез сәгатьне сатып алган кибеткә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кибеттә товарның сыйфатын тикшерү өчен гариза язасыз. Кибет товарны кабул итәргә һәм җитештерүченең сервис үзәгенә җибәрергә бурычлы, сервис үзәге инде тикшерү ясый һәм деффектны ачыклый. Товарның сыйфатын тикшерү 20 көнгә кадәр сузыла ала.
Сыйфатын тикшергәннән соң сезгә товарның алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиешлеге турында хәбәр итәчәкләр. Кулланучыларны яклаучы законга ярашлы, сез бу үтенечне беренче мөрәҗәгать иткәндә үк белдерә ала идегез. Шулай ук, әгәр товар гарантиядә булса, аны тикшерүгә җибәрүдән һәм кабул итүдән баш тартмау ихтималы югарырак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: