+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 сентябрь 2023, 11:40

Көздән казыргамы, әллә язга калдырыргамы?

Тәҗрибәле бакчачылар моның рәтен белә.

Көздән казыргамы, әллә язга калдырыргамы?
Көздән казыргамы, әллә язга калдырыргамы?

Бакчада көзге эшләр тәмамланып килә. Уңыш җыеп алганнан соң җирне эшкәртергәме, әллә бу эшне язга калдырыргамы? Күпләр бу сорауга төгәл генә җавап табалмый. Ә менә тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели.

Бигрәк тә каты, авыр балчыклы җирнең структурасын җиңеләйтү, һава белән баету өчен әлеге эшне башкарырга кирәк, диләр. Өстәвенә, җирне казып әйләндергәндә, балчык астында кышлаучы корткычлар өскә чыга һәм салкында туңып юкка чыга. Тик моның өчен тирән итеп казырга һәм җир кисәген вакламаска кирәк. Шулай иткәндә, кар тоту өчен уңай шартлар туа, ә кар күп булганда, җир яхшы итеп дым туплый.

Фото: cdn.profile.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: