Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 сентябрь 2023, 12:57

Үрдәк-казны шырпыдан ничек чистартырга?

Чәй содасы һәм целлофан пакет кирәк булачак.

Үрдәк-казны шырпыдан ничек чистартырга?
Үрдәк-казны шырпыдан ничек чистартырга?

Үрдәк-казларыгызны суя башладыгызмы әле, дуслар? Элек әниләр бу эшне кар төшкәч кенә башкарса, хәзер бер җәйдә берничә партия кош-корт алып үстерүче хуҗабикәләр дә бар. Үстерү белән генә түгел, аны суеп, чистартып, эш итәсе дә бар. Үрдәк-казлар шырпылы булса, аларны ничек чистартырга? Укучылардан килгән киңәшләрне тәкъдим итәбез.

Якынча бер чиләк кайнар суга бер уч чәй содасы салырга. Шул суга кош-корт түшкәсен батырып алырга да, 5-10 минутка целлофан пакетка салып торырга. Йон һәм шырпы сыдырылып кына тошә. Парлангач, шырпы бүртеп чыга, йомшара. Иткә соданың тәме сеңми, курыкмагыз. Үзем эшләдем, ышаныгыз", - дип язган бер хуҗабикә.

Айның 10-20 көннәрендә суярга кирәк. Бу вакытка бала йоны-шырпысы үсеп бетә. Яңасы үсми. Картәнием шулай өйрәткән иде. Инде ничә ел саныйм, чыннан да, шулай.

Сездә нинди лайфхаклар бар, хуҗабикәләр?

Фото: goferma.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: