Кирәк булачак:
Ташкабак — 1.
Татлы борыч — 1.
Суган — 1.
Яшел аш тәмләткечләр — 1 бәйләм.
Йомырка — 4.
Сөт — ½ стакан.
Үсемлек мае — 2 кашык.
Тоз, борыч — тәменчә.
Ташкабакны һәм татлы борычны чистартып, салам сыман итеп турагыз. Суганны һәм яшел аш тәмләткечләрне вак турарга кирәк.
Суганны үсемлек маенда кыздырыгыз. Зәйтүн мае булса, бигрәк тә яхшы.
Суган йомшаргач, ташкабакны салып, ике-өч минут кыздырыгыз. Тоз, борыч сибегез.
Сөт белән йомыркаларны яхшылап күпертегез һәм татлы борыч белән аш тәмләткечләрне кушып, бутагыз. Бу массаны табага, ташкабак өстенә коегыз.
Омлетны плитә өстендә акрын утта яисә мичтә 15-20 минут пешерергә кирәк.
Италиядә бу ризыкны башта плитә өстендә бераз кыздыралар, соңыннан мичтә пешереп бетерәләр. Бу кояшлы илдә фриттатаны ит, сыр һәм төрле яшелчәләр белән дә әзерлиләр. Ә бездә әле ташкабакның күп вакыты, шуңа без аны кулланыйк!
Тәмле булсын!