+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 сентябрь , 10:15

Пай җирләрен балаларга калдырып буламы?

– Сезгә пай җире турында бер соравым бар иде. Мин элек яшәгән урыннан китеп, яңа урында ун ел яшим. Элек яшәгән урындагы авыл Советы миннән паспорт мәгълүматларын сорый, пай җире өчен акча бирәбез, диләр. Пенсиядәге кеше буларак, минем ул җирне үземә аласым килми, чит кешегә дә сатасым килми. Ирем белән өч бала үстердек, алар үзаллы төрле шәһәрләрдә яши, балалар үстерә. Мин үземнең пай җиремне, киләчәктә балаларым, оныкларым өчен саклый аламмы? Фәрзәнә КӘРИМОВА.

Пай җирләрен балаларга калдырып буламы?
Пай җирләрен балаларга калдырып буламы?

– Әйе. Җир пайлары мирас массасына керә һәм варислар тарафыннан мирас итеп алына ала. “Мирас составына мирасны ачу көненә мирас бирүчегә караган әйберләр, башка милек, шул исәптән милек хокуклары һәм бурычлар керә”.

“Мирас составына мирас бирүченең шәхесе белән тыгыз бәйләнгән хокуклар һәм бурычлар, аерым алганда, алимент алу хокукы, гражданның тормышына яки сәламәтлегенә китерелгән зыянны каплау хокукы, шулай ук мирас тәртибендә әлеге Кодекс яки башка законнар белән күчүгә рөхсәт ителмәгән хокуклар һәм бурычлар керми.

Мирас составына шәхси милек булмаган хокуклар һәм башка матди булмаган байлыклар керми...”

“Русия Федерациясенең Гражданнар кодексы (өченче өлеш)” 26.11.2001 N 146-ФЗ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в