-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 сентябрь 2023, 13:10

Елама, ярсыма...

Иң күп D витаминын без җәйге чорда алабыз, әмма күпчелек вакытны һава торышы кояшка саран. Кояш витамины җитмәсә, табиб-нутрициолог сөйләгән бик күп күңелсез симптомнар булырга мөмкин.

Елама, ярсыма...
Елама, ярсыма...
Начар кәеф - депрессиядән интегүче кешеләрдә D витамины дәрәҗәсе сәламәт кешеләргә караганда түбәнрәк. Клиник сынаулар буенча, бу витаминны куллану депрессияне җиңеләйтә ала.

Теш проблемалары - тешләргә кальций кирәк, ләкин Д витамины булмаса, ул нормаль үзләштерелә алмый. Бу витамин шулай ук сөякләр һәм тешләр минерализациясе өчен мөһим. Ә ул җитмәсә, авыз куышлыгы авырулары барлыкка килә.

Мускулларда һәм сөякләрдә авырту - кояш витамины җитмәүдән һәм кальцийны начар үзләштерүдән терәк-хәрәкәт аппараты зыян күрә. Моннан тыш, тукымаларны йомшартуга ярдәм итүче паратиреоид гормоны чыгарылырга мөмкин. Шуңа Күрә D витамины җитмәсә, еш кына имгәнүләр һәм сынулар була, шулай ук мускул авыртуы да булырга мөмкин.

Үзеңне начар хис итү - D витаминының иммун системасына тәэсире турында бик күп фәнни дәлилләр бар. Витамин җитмәү аркасында иммунитетны басу яки иммун реакциянең артык көчәюе барлыкка килергә мөмкин.

Ашказаны белән проблемалар - бу витамин эчәклек өчен бик мөһим, шулай ук яхшы микробиота формалаштыру өчен дә. Витамин кабул иткәндә зарарлы бактерияләр саны кими һәм файдалы бактерияләр саны арта, дип хәбәр итә "МедикФорум".

Фото: traveltimes.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: