+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 сентябрь 2023, 04:50

Дәреслекләр өчен акча сорыйлар

– Ни өчендер безнең мәктәптә ике сыйныфка дә­рес­лекләр сатып алынмады һәм хәзер ата-аналарга спонсорлык ярдәме буларак акча җыярга һәм мәктәп өчен дәреслекләр сатып алырга тәкъдим итәләр. Яисә үзебезгә сатып алырга. Танышларыннан дәреслекләр тапкан ата-аналарга, 2023 елгы гына кирәк булганга, алар туры килмәячәген әйттеләр. Бу очракта нәрсә эшләргә? Тагы да бер сорау: минем балам планшет белән мәктәпкә бара аламы?

Дәреслекләр өчен акча сорыйларДәреслекләр өчен акча сорыйлар
Дәреслекләр өчен акча сорыйлар

— Мәктәп тарафыннан нигезсез акча җыю һәм аның уку әсбаплары сатып алу буенча бурычын үтәмәү турында прокуратурага шикаять бирергә мөмкин. Дәреслекләр һәм башка әсбаплар белән укучылар Мәгариф министрлыгы һәм, аерым алганда, мәктәп урнашкан шәһәр (район) мәгариф идарәсе тарафыннан тәэмин ителергә тиеш.

Әгәр бу эшләнмәсә, дәреслекләрне сатып алу срогын бозуда гаеплеләрне ачыклап, аларны җаваплылыкка тарттырырга кирәк.

Хәзер шикаятьне хәтта ведомствоның Интернет челтәрендәге рәсми сайты аша да бирергә мөмкин.

Әгәр дә планшет балага уйнау өчен кирәк булса, аны үзе белән мәктәпкә алып бармавы яхшырак. Планшет электрон дәреслек буларак кулланылса, мәктәптә электрон уку әсбапларын куллану мөмкинлеге була ала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас