

Былтыр Башкортстан халкы мошенникларга – 1,6 миллиард сумнан, быел инде 1 миллиард сумнан артык акча күчергән. Җинаятьчеләр үзләрен полиция, ФСБ, банк хезмәткәрләре итеп таныта һәм, ышаныч яулап, телефон трубкасы аша кешеләрдән зур суммада акча суыра.
Ни өчен мондый хәлләргә юл куела? Мошенникны чын банк яки полиция хезмәткәреннән ничек аерырга? Бу сорауга төбәк Финанс үзәгенең Финанс грамоталылыгы департаменты директоры урынбасары Светлана Вәлиева белән бергә җавап бирәбез.
Кем шалтырата?
Күпләр уйлаганча, төрмәдәге кешеләр безгә күптәннән инде шалтыратмый. Русиялеләрне яхшы оештырылган җинаятьчел төркемнәр талый. Алар, кагыйдә буларак, чит илләрдән эш итә, шуңа күрә алдакчыларны тоту һәм урланган акчаны кире кайтару бик авыр. Мошенниклар профессиональ психологлар, манипуляцияләр һәм НЛП (нейро-лингвистик программалаштыру) буенча белгечләр язган сценарийлар буенча эшли. Аларның сезнең һәр сүзегезгә яки реакциягезгә җавабы яки яңа соравы бар. Шуңа күрә без яңалыкларда кешеләрнең гипноз тәэсирендәгедәй кредитлар рәсмиләштерүе, фатирларын сатуы яки банкоматка барып, мошенникларга күчерер өчен акча алуы турында бик еш укыйбыз.
Банк һәм чын полиция хезмәткәрләренең кешенең кредит алуын һәм алдакчыларга йөзләрчә мең, хәтта миллионнарча сум акча күчерүен туктаткан очраклар күп булды инде. Кайвакыт бу ярдәм итә, кайвакыт кешеләрнең башларындагы томан шулкадәр көчле була ки, кылган гамәлләрен акчаны тапшырганнан соң гына аңлыйлар. Мошенниклар сезне эшкәртүне бер шалтырату белән генә туктатмый. Алар тагын шалтыратачак, шалтыратуны берсеннән икенчесенә күчерәчәк, реаль мәгълүматны һәм адресларны атаячак (чөнки аларның мәгълүмат базалары кушылган).
Сезнең акчагызны урлау, кредитлар рәсмиләштерү яки фатирыгызга хуҗа булу өчен эшкәртү схемасын алар кайвакыт атналарга һәм айларга сузалар. Шуңа күрә иң төп кагыйдә: таныш булмаган номердан шалтыратсалар, җавап бирмәгез! Әгәр җавап бирсәгез һәм үзегезне алдарга маташканнарын аңласагыз, трубканы ташлагыз. Кемнедер рәнҗетүдән курыкмагыз, моның өчен сезгә бернәрсә дә булмаячак! Мошенник сезне күндергәнче каты басым ясаячак. Котылуның бердәнбер юлы – сөйләшүне туктату!
Нәрсәләр сөйли?
Сөйләшү, гадәттә, шулай башлана:
Мин полиция (ФСБ, прокуратура, башка көч ведомствосы) хезмәткәре. Чит кеше үз вазыйфасын, жетон номерын әйтә, басым ясап сөйли.
* Сез кем белән сөйләшкәнегезне аңлыйсызмы?!
* Сезнең исәптән террорчыларга ярдәм итү өчен акча күчерелгән, сезгә җинаять җаваплылыгы яный!
* Сезгә шундый кеше танышмы (исем-фамилиясен атый)? Ул Украина гражданы, ышаныч кәгазе буенча сезнең исәбегездән акча ала! Сез аңа ярдәм итәсез, бу дәүләткә хыянәт итү!
* Безгә җинаятьчене тотуда сезнең ярдәм кирәк. Ул әлеге вакытта сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштермәкче. Мин сезгә хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген әйтермен. Соңрак сезне ярдәмегез өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкбез.
Нәрсә белән тәмамлана: куркудан сез ялган полицейский кушканның барысын да эшлисез. Мошенникны тотуда ярдәм итәм, дип уйлыйсыз. Үзегезгә кредит рәсмиләштерәсез яки җинаятьчене тоту өчен исәбегездән акча салдырасыз, банкоматлар янында сезгә ярдәм итәргә тырышкан чын полиция хезмәткәрләреннән качасыз (чөнки трубкадагы тавыш шулай диде!). Акчаны бирәсез һәм хокук саклау органнары хезмәткәре шунда ук юкка чыга. Ә сез акчасыз һәм бихисап кредитлар белән каласыз.
Мин банк хезмәткәре.
Трубкадагы тавыш сез хезмәт хакы алган банкны яки башка билгеле банкны атый. * Сезнең исемгә хәзер үк кредит рәсмиләштерәләр, аны ашыгыч рәвештә башка кредит белән капларга кирәк. Әйдәгез, сезнең өчен расланган барлык кредитларны рәсмиләштерик, сез аларны сарыф итмәячәксез. Бу юрамал эшләнә! Бүлекчәдә банк хезмәткәрләренә берни дә әйтмәгез! Алар ялган булырга мөмкин, без банк хезмәткәрләренең кайсысы мошенник икәнен ачыкларга тиеш! Шулай итеп, хәлдән чыгу өчен сезнең соңгы мөмкинлегегезне кисәләр. Ярый ла бүлектә эшләүче банк хезмәткәре нәрсәдәндер шикләнеп, кредит документлары белән бергә мошенниклыкка каршы памятканы укырга бирсә. Бәхеткә, кайвакыт бу этапта корбаннар акылына килә.
* Мошенниклар сезнең кредит тарихыгызны кулга төшергән һәм хәзер аны төзәтеп, сезнең исемгә кредитлар алырга мөмкин! Әйдәгез, сезнең керемегезне, эш урыныгызны, кредитларыгызны, айга ничә сум түләвегезне тикшерик? Сез боларның барысын да сөйләгән арада мошенник банк сайтында кредит өчен заявкага мәгълүмат кертә.
* Хәзер мин сезгә банк номерыннан смс җибәрәм! Күрәсезме, ул сезнең банктан килде, мин чын хезмәткәр! Кодны әйтегез. Мошенникка банктан код җибәрү авыр түгел, чөнки ул хәзер банк сайтында сезнең мәгълүматны кертә һәм шәхси кабинетыгызга керергә тырыша. Сез смс белән килгән кодны атыйсыз һәм вәссәләм! Ул сезнең барлык исәпләргә, күчерүләргә һәм кредитка заявкаларга керә ала.
Смс-код белән мошенниклар гениаль алдау юлы уйлап тапкан:
“Анда болай дип язылган: “Смс-кодны өченче затларга әйтмәгез. Беренче зат – сез үзегез, икенче зат – мин, ә өченче затларга кодны әйтергә ярамый! Туганнарга да, якыннарга да, чит кешеләргә дә!”
* Мин сезгә чын банк номерыннан шалтыратам, күрәсезме? Чынлыкта, номерларны алмаштыру технологиясе ярдәмендә номерны теләсә кайсы башка номерга алмаштыруның бер авырлыгы да юк. Әгәр дә сез телефонда таныш банк номерларын күрсәгез, ләкин сөйләшү сезне сискәндерсә, куркытса, борчылырга мәҗбүр итсә – трубканы куегыз!
Бу сценарийларның барысында да нәрсә эшләргә?
Трубканы куегыз! Сөйләшмәгез! Әгәр дә сез борчыласыз икән – 102 полиция номерын җыегыз һәм сезгә, имеш тә, хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратты, дип хәбәр итегез. Әгәр дә сез “банкир” белән сөйләшкәннән соң борчыласыз икән, үзегез банкның “кайнар линия”сен җыегыз (аның номеры банк карточкасында күрсәтелгән) һәм нәрсә сөйләшкәнегезне җиткерегез. Яисә банк бүлекчәсенә барыгыз һәм трубкадагы тавыш белән түгел, ә реаль хезмәткәр белән сөйләшегез. Әгәр сезне якыныгыз белән килеп чыккан проблемалар белән куркыталар икән (ул юл-транспорт һәлакәтенә, дәваханәгә эләккән, җинаять кылган) – телефоныгызны куегыз, якын кешегезгә һәм 102 номерына шалтыратыгыз.
Мин – “Дәүләт хезмәтләре” яки Күпфункцияле үзәк хезмәткәре.
Ягымлы матур тавыш, еш кына хатын-кызныкы.
* Сезгә заказ хаты килде. Кайсы адреска җибәрергә? Аны ничек алу уңайлырак – Русия почтасы ашамы, әллә КФҮ офисындамы? Әйдәгез, мәгълүматны ачыклыйк һәм верификация үтик. Хәзер смс-код киләчәк.
* Сезнең “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетыгызга керергә, телефон номерын һәм парольне үзгәртергә маташалар. Әйдәгез аны саклап калыйк һәм номерыгызны раслыйк. Смс-кодны әйтегез.
* Сезнең өчен махсус салым вычеты/компенсация/пенсиягә өстәмә исәпләнгән. Бу сумманы алу өчен смс-кодны атагыз. Ни өчен мошенникларга смс-код кирәк? Ул сезнең “Дәүләт хезмәтләре” аккаунтына керергә, аккаунтка башка телефон номерын бәйләргә һәм сезнең мәгълүматны кулланырга мөмкинлек бирә. “Дәүләт хезмәтләре” сезнең турыда бик күп мәгълүматны үз эченә ала (адреслар, ИНН, СНИЛС, ОМС, паспорт мәгълүматлары, телефоннар, милек турында мәгълүматлар) һәм ведомстволардан теләсә нинди белешмәләргә заказ бирергә, шулай ук банк һәм микрокредит оешмалары сайтларында авторизацияләнергә, сезнең исемнән кредитлар һәм заемнар алырга мөмкинлек бирә!
Сөйләшүдән соң “Дәүләт хезмәтләре”ндәге аккаунтыгызны ватсалар, нәрсә эшләргә?
* Телефон номеры яки электрон почта аша керү мөмкинлеген тергезергә тырышырга.
* Күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итәргә һәм керү мөмкинлеген тергезергә.
* Шунда ук полициягә “Дәүләт хезмәтләре”нә керү мөмкинлеге урлануы турында гариза язарга, гаризаны кабул итү һәм теркәү турында талон-хәбәр алырга кирәк.
Шулай итеп сез мошенниклык фактын теркәячәксез. Әгәр соңрак мошенниклар, “Дәүләт хезмәтләре” мәгълүматларын кулланып, сезгә кредитлар рәсмиләштерсә, сез банкка мөрәҗәгать итү датасы язылган талонны күрсәтә аласыз. Бу кредитны сез рәсмиләштермәгәнлекне раслаячак.