+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 сентябрь 2023, 19:12

Казны ничек пешерергә?

Укучыларыбыз киңәше.

Казны ничек пешерергә?
Казны ничек пешерергә?

Бер чиләк суга 1 килограмм тоз, 8-10 борчак кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак салыгыз.

Каз яңа суелган яисә туңдырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел. Туңдырылган казны эретеп тормасагыз да ярый.

Суда кимендә 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач, саркытабыз.

Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты чәй калагы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Аннары камырга төрәбез.

Махсус целлофан "җиң"гә дә тыгарга була. Мин берничә кат фольгага төрәм. 2 сәгать пешкәч, фольганы өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып алам.

Фото: stella-clothes.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: