+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 сентябрь 2023, 09:05

Сарымсак вак булмасын, дисәгез...

Көзен утыртканда аңа урынны дөрес сайлагыз.

Сарымсак вак булмасын, дисәгез...
Сарымсак вак булмасын, дисәгез...
Киләсе елга эре башлы сарымсак аласыгыз килсә, аңа килешкән түтәл сайлагыз. Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерү яхшы булачак.

Үзегезнең бакчада үскән сарымсакны берничә ел рәттән утыртмагыз, чөнки ул ваклана башлый. Утыртыр алдыннан тагын бер мөһим шартка игътибар итегез: сарымсакның дүрт-биш кенә тырнагы булсын. Аннан да күбрәккә китсә, уңышыгыз бик вак булачак. Сарымсакның тырнаклары күп икән — бу “картайган” баш була, чөнки һәр ел саен тырнаклар арта бара.

 
Фото: ptoday.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: