+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 сентябрь 2023, 04:11

Күзлекме, әллә контакт линзамы?

Күзләр һәм күрү сәләте турында даими кайгырту мөһим. Күпләр күрү сәләте бозылу проблемасы белән очраша һәм контакт линзалар яки күзлек сайларга мәҗбүр була. Карар кабул итәр алдыннан аларның һәркайсының өстенлекле якларын һәм җитешсезлекләрен ачыклагыз.

korrektsiya-zreniya.rukorrektsiya-zreniya.ru
Фото:korrektsiya-zreniya.ru

Күзлекнең өстенлекләре һәм җитешсезлекләре
Күзлек – күрү сәләтен коррекцияләүче иң киң таралган җайланма.

Күзлекнең берничә өстенлеге бар:

  1.  Уңайлылык: күзлекне куллану бик җиңел һәм уңайлы.
  2. Хәвефсезлек: алар күзгә зарар китерүче тузаннан, пычрак керүдән саклый.
  3. Стиль: күзлек мода дөньясында аерылгысыз аксессуар булып тора. Ул сезнең стильне ассызыклый һәм образны тулыландыра.
  4. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә туры килә. Күзлек куллану кешенең яшенә бәйле чикләнми.

Әмма күзлекнең кайбер җитешсезлекләре дә бар:

  1. Күзлек белән кешегә ян-якта ниләр булуын күрү авырлаша.
  2. Актив яшәү рәвеше алып барганда яки спорт белән шөгыльләнгәндә уңайсызлык тудырырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә коррекция ясатырга яки контакт линзалар кияргә киңәш ителә.
  3. Мәңгелек түгел: күзлек ныклы материалдан ясалуга карамастан, барыбер вакыт үтү белән туза һәм аны алмаштырырга туры киләчәк.

Контакт линзаларның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре
Линза – күзнең мөгез катлавына (роговица) кидерелә торган ярым үтәкүренмәле юка диск.

Менә аларның берничә өстенлеге:

  1. Табигый күрү: алар турыдан-туры күзгә киелә һәм дөньяны табигый кабул итүне тәэмин итә.
  2. Киң кулланылыш: контакт линзасы спорт белән шөгыльләнгәндә, күнегүләр ясаганда яки эш башкарганда, ягъни актив чараларда комачауламый. Ул күзгә нык ябыша һәм хәрәкәт иткәндә уңайсызлык тудырмый.
  3. Стиль: алар иҗатта һәм стильдә эксперимент ясау өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә: теләсә нинди аксессуар белән гармонияле яраша һәм макияжга комачауламый.

Әмма контакт линзаларның түбәндәге җитешсезлекләрен исәпкә алу да мөһим:

  1. Контакт линзалар дөрес һәм системалы карап тотуны таләп итә. Югыйсә, күзләрнең ялкынсынуы яки инфекция кереп, проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
  2. Кайбер кешеләр медицина проблемасы яисә күзләрнең анатомик үзенчәлеге аркасында аны куллана алмый.
  3. Бәясе: гадәттә контакт линзалар һәм аларны карап тоту чаралары күзлеккә караганда кыйммәтрәк була.

Кайсы яхшырак?
Җавап һәр кешенең шәхси үзенчәлекләренә бәйле. Шәхси өстенлекләрегезне, күрү сәләтегезнең үзенчәлекләрен ачыклау, өстәмә сорауларга җавап алу өчен офтальмолог табиб белән киңәшләшергә кирәк. Ул сезгә оптималь вариантны сайларга ярдәм итәчәк.

Компьютер артында эшләгәндә

Статистика буенча русиялеләр компьютер артында эш буенча – көненә 5 сәгать һәм шәхси эшләр буенча 3 сәгать утыра. Гаджетлар кеше тормышын җиңеләйтсә дә, аларның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы да бар. Беренче чиратта күзләр зыян күрә: күрү сәләте кими.
Компьютердан баш тартырга кирәкми, әмма күбрәк күзләр турында кайгыртырга һәм офтальмологлар киңәшенә колак салырга кирәк. Аларның берсе – компьютер артында эшләгәндә махсус күзлек кию.
Контакт линзалар кулланганда компьютер экранының йогынтысы көчлерәк булачак. Шуңа күрә кайбер пациентларга компьютер артында озак эшләгәндә контакт линзалар кулланудан баш тартырга киңәш ителә.

Ләкин, түбәндәге шартлар үтәлсә, контакт линзаларда да эшләргә мөмкин:

  • контакт линзаның кислород үткәрү сәләте югары дәрәҗәдә булса;
  • компьютер артында эшләгәндә күзләрне еш ачып-йомарга кирәк (бу линзаның һәм күзнең дымлы булуын тәэмин итәчәк);
  • су балансын саклап калу өчен күп су эчү зарур;
  • компьютер артында эшләгәндә һәр 20 минут саен тәнәфес ясарга кирәк.
Автор:Денис Таваев
Читайте нас