+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 октябрь 2023, 07:44

Гөмбә уылдыгы ясадыгызмы әле?

Ә без болай иттек...

Гөмбә уылдыгы ясадыгызмы әле?
Гөмбә уылдыгы ясадыгызмы әле?

1 килограмм пешерелгән гөмбәгә (каен, усак гөмбәсе, баллы гөмбә һ.б. ярый), 250 шәр грамм кишер һәм суган алдык.

Яшелчәләрне блендерда вакладык, иттарткычтан чыгарырга да була, аннары үсемлек маенда кыздырдык.

Хәзер индее иттарткычтан чыгарылган яисә блендерда вакланган гөмбәне кушарга кирәк. Тәменчә тоз, борыч өстәп, 30 минут томалап пешерергә.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.

Уылдык камырга төреп пешерү өчен яхшы, болай ашарга да тәмле.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: