+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 октябрь 2023, 16:43

Кәбестә тозлыйбыз

Кәбестә тозладыгызмы әле, кызлар? Менә бу рецептны саклап куегыз әле, кирәге чыгар.

Кәбестә тозлыйбыз
Кәбестә тозлыйбыз

Кәбестәне турап, банкаларга тыгызлап тутырырга. Шунда ук кыргычтан уылган кишер, бераз тәмләткечләр дә кушыгыз.

Шунан 2,5 литр суга 100 грамм тоз, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач, шуңа 100 грамм аш серкәсе өстәргә.

Кәбестәле банкаларны салкынча урынга алып куегыз. Кәбестә 2-3 көннән әзер була.

Бу күләмнәр 3 литрлы банкага исәплән­гән.

Фото: attuale.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: