+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
5 октябрь 2023, 02:15

Бурычны улы таләп итә

– Мин акча бирергә тиеш булган кеше үлде. Аның фатирын сатып алганда языл­ган расписка буенча бераз акча бирәсем калды. Мәрхүмнең улы мөрәҗәгать итте, ул расписка буенча акчаның калган өлешен таләп итә. Мин аңа түләргә тиешме? Расписка минем һәм аның әнисе арасында язылган иде бит.

Бурычны улы таләп итәБурычны улы таләп итә
Бурычны улы таләп итә

– Әйе, улы әнисенең милкен мирас итеп алса, сез акчаны аңа түләргә тиеш. Сездән бурычны таләп итәр өчен, ул мирас хокукына кергәнен раслаучы документ күрсәтергә тиеш.

Әлеге очракта ул закон буенча беренче чират варисы һәм әнисенең мирасына дәгъва итәргә хокуклы булачак. Мирас составына бурычлы кеше, ягъни сез бурычлы булган заем акчасы да керә.

Кредит килешүен һәм аның шартларын раслау өчен аның тарафыннан заемчының распискасы күрсәтелергә мөмкин. Әгәр дә ул рәсми рәвештә мираска кермәгән булса, акчаны бирми тора аласыз. Ягъни, ул аны кредитор үлгәннән соң ярты ел узгач кына таләп итә ала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас