+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 октябрь 2023, 11:51

Кәбестәне алма белән тозлагыз!

Сынап карагыз әле. Бик тәмле була!

Кәбестәне алма белән тозлагыз!
Кәбестәне алма белән тозлагыз!

1 литрлы банкага 600–700 грамм кәбестә, 2 яшел алма, 1 эре кишер, 2 дәфнә яфрагы, 2 хуш исле түгәрәк борыч, 2 канәфер, 4 түгәрәк кара борыч, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак.

Кәбестәне, саламлап, нәзек кенә итеп турыйбыз. Кишерне уртача зурлыктагы тишекле угыч аша чыгарабыз. Барысын да зур савытка тутырып, тоз һәм шикәр комы өстибез. Болгатабыз. Кәбестәнең суы чыксын өчен, 30 минут тотабыз. Алманы юып, 4–6 кисәккә бүләбез. Кишерле кәбестәне чиста банка төбенә тыгызлап салабыз.

Хуш исле һәм кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер нормасының яртысын, берничә кисәк алма өстибез. Тагын кишерле кәбестә катламын, тәмләткечләрне, алма кисәкләрен урнаштырабыз, суы чыксын өчен, әйбәтләп тыгызлыйбыз. Банка өстенә капрон капкач куеп (япмаска), бүлмә температурасында 3 тәүлек тотабыз.

Капкачны һәр көн саен ачып, һавасын чыгарабыз; агач таякчыкны банка төбенә кадәр төшереп, кәбестәне тишкәлибез. 4 нче көнне, банканы капкач белән каплап, суыткычка куябыз.

Фото: kvashenaya-kapusta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: