

– Русиянең “Гаилә кодексы”нда, әгәр дә баланың ата-анасыннан алимент алу мөмкинлеге булмаса, аңа пенсия, пособие түләнмәсә, ә әби-бабасының матди хәле начар булмаса, алар балага алимент түләргә тиеш, диелгән. Бу очракта алимент хезмәт хакыннан өлешләп түгел, ә төгәл сумма итеп алына.
Шунысы да билгеле булсын: әби-бабайдан алиментны балигълык яшенә җиткән, әмма эшкә сәләте булмаган оныклар да алырга мөмкин. Моның өчен өч шарт үтәлергә тиеш: эшкә сәләтсезлек (мәсәлән, бала чактан ук инвалидлык), мохтаҗлык, иреннән (хатыныннан) яисә ата-анасыннан алимент алу мөмкинлеге булмау.
Әйткәндәй, әби-бабайның да оныкларыннан суд аша алимент алырга хокуклары бар.