

Моның өчен 800-850 грамм су, 11 грамм коры чүпрә, тәменчә тоз, шикәр, бер аш кашыгы сыек май, 200 грамм арыш оны, калганына ак он алабыз.
1 бокал җылы суга бер кашык шикәр комы, чүпрә салып кабартабыз. Ул күпергәч су, тоз, сыек май, он салып,йомшак кына камыр басабыз.
Кабартабыз, күпереп менгәч, онга төшереп, әвәләп табага җәябез, тагын күпертәбез.
180 градуслы мичтә 40 минут тоткач , мичне 170-160 градуска куеп яңадан 30-35 минут тотабыз.
Тәмле исләре сезгә дә барып җиттеме, дуслар?