+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 октябрь 2023, 08:50

Өстәлегезгә тәмле “Көзге яфрак” кунсын!

Бүген бик чагу салат әзерлик әле. Ул һәммәгезгә ошар.

Өстәлегезгә тәмле “Көзге яфрак” кунсын!Өстәлегезгә тәмле “Көзге яфрак” кунсын!
Өстәлегезгә тәмле “Көзге яфрак” кунсын!

Кирәк булачак:
сардина балыгы консервасы — 1 банка;
пешкән бәрәңге — 1;
пешкән йомырка — 2;
пешкән кишер — 1;
майонез — 2-3 кашык.

Салатны матур сай тәлинкәгә яфрак формасында катламлап җыябыз, һәр катлам өстенә майонез ягабыз.
1 кат — балык.
2 кат — бәрәңге.
3 кат — йомырка.
4 кат — кишер.
Кишер өстенә майонезны тулысынча якмагыз, ә тар гына тасмалар итеп, яфрак бизәкләре эшләгез.
Тәмле булсын!

Сынамышлар турындагы бүгенге язмабызда иртәгә, 20 октябрьдә, камыр ризыклары әзерләргә киңәш ителми, дип язган идек. Бу кызыклы сынамышларга ышанучылар шушы матур салатны эшләп юансын!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас