Тезләр сызлаганда йод белән сарымсак ярдәм итә.
25 миллилитрлы 2 флакон йод, 5 тырнак сарымсак кирәк булачак.
Сарымсакны уып, йод белән кушарга.
Бер атна караңгы урында төнәтегез. Вакыт-вакыт болгатып торасың. Мамыклы таякчык белән иртә-кич сөртергә кирәк. Тезләр авыртканда бик әйбәт булыша.
Суыткычта саклагыз.
Фото: thermalspring.ru