+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 октябрь 2023, 07:35

Бакча йортын торак итеп буламы?

Без иртә яздан көзге салкыннар башланганчы Иглингә якын бакча йортында яшибез. Әлегә кадәр анда теркәлү турында уйламый идек. Гражданнарга бакча йортларында теркәлергә рөхсәт бирүче федераль закон барлыгын ишеткәч, “бакча йорты” статусын “торак йортка” күчерү мөмкинлеген карый башладык.

Бакча йортын торак итеп буламы?Бакча йортын торак итеп буламы?
Бакча йортын торак итеп буламы?


Бу мәсьәләне ничек хәл итеп була? Кая мөрәҗәгать итәргә һәм моның өчен нинди документлар таләп ителә?
Безнең кебек әлеге сорауларга җавап эзләүче бакчачылар бик күп. “Кызыл таң” гәзитендә гражданнарны кызыксындырган әлеге мәсьәлә буенча аңлатма бирсәгез иде.
Нурмөхәммәт Ишбулатов.
Иглин районы.

Гражданнарның бакча йортларын торак йорт категориясенә үзгәртү тәртибе 1993 елда кабул ителгән “Русия Федерациясе гражданнарының Русия Федерациясе чикләрендә яшәү һәм яшәү урынын сайлау хокукы турында”гы Законда бәян ителә. Әмма бакча йортын даими торак итү мәшәкатьләре җиңел түгел. Иң башта эшне бакча йортын — торак йорт, һәм киресенчә, торак йортны бакча йорты дип тану тәртибен җентекләп өйрәнергә кирәк. Анысы аерым нормативлар буенча билгеләнә. Тулырак мәгълүмат, шулай ук, Русия Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварында кабул ителгән 47 санлы карарында бәян ителә һәм әлеге документта торак бакчаны яшәргә яраксыз дип тану, авария хәлендә һәм җимерелү куркынычы янаган, яки реконструкция таләп иткән йорт, бакча йортлары статусы турында мөһим бәяләмәләр бар.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Бакча йортын торак йорт дип тану һәм киресенчә әлеге объектлар урнашкан урындагы үзидарә карары нигезендә башкарыла. Югарыда телгә алынган положениедә ул “вәкаләтле орган” дип билгеләнә. Әлеге органга мөрәҗәгать итү белән барлык детальләр дә муниципаль хезмәт күрсәтүдәге типовой административ регламентта бәян ителә.
Әгәр бу документ белән шәхсән танышып, якыннан өйрәнәсез икән, арытаба төрле дәрәҗәдәге инстан­цияләргә мөрәҗәгать итеп, чират көтәргә урын калмаячак. Әлеге положениедә сезнең мәсьәләне хәл итү тәртибе ачык күрсәтелгән.

Җавап кайчан алына?

Бакча йортын торак йорт дип тану яисә танудан баш тарту турындагы карар урындагы үзидарә органы тарафыннан гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш.
Вәкаләтле орган бакча йортын торак йорт дип тану турында карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза бирүчегә махсус форма буенча җавап җибәрә. Бу турыда Положениедә 3нче кушымтада бәян ителә.
Әгәр дә гариза бирүче җавапны алу ысулын шәхсән МФЦда алуны сайлаган икән, мондый карар әлеге үзәккә җибәрелә.

Нинди документлар кирәк?

Бакча йортын торак йорт дип тану өчен бакча хуҗасы (гариза бирүче) урындагы үзидарәнең вәкаләтле органына турыдан-туры яисә МФЦ аша мәҗбүри рәвештә ике документ тапшырырга тиеш.
Беренчедән, бакча йортын торак йорт дип тану турында гариза. Анда бакча йортының һәм әлеге объект урнашкан җир участогының кадастр саны, мөрәҗәгать итүченең почта яисә электрон адресы, шулай ук, арытаба урындагы үзидарәнең вәкаләтле органы карарын һәм әлеге нормативта каралган башка документларны алу тәртибе (ысулы) күрсәтелә. Кыскасы, әзер карарны электрон почта, МФЦ аша яисә шәхсән алырга була.
Икенчедән, бакча йортының “Биналар һәм корылмалар хәвефсезлеге турында техник регламент турын­да”гы Федераль законның 5нче статьясының 2нче өлеше, 7, 8 һәм 10нчы статьяларында билгеләнгән хәвефсезлек таләпләренә туры килүен раслаучы нә­тиҗә кирәк булачак. Ул документ бу өлкәдә эшләүче шәхси эшкуар яисә инженерлык хез­мәте өлкә­сендә үз-үзен көйләүче оешма әгъза­лары булган юридик берәмлек тарафыннан бирелергә тиеш.
Моннан тыш, әгәр дә гариза бирүченең бакча йортына милек хокукы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) теркәлмәгән булса, бакча йортына хокук билгеләүче башка документ яисә аның нотариаль рәвештә расланган күчермәсе кирәк булачак.
Әгәр, бакча йортына хокукы бул­ган башка кешеләр дә бар икән, әлеге затларның да бакча йортын торак йорт итеп тануга нотариаль рәвештә расланган ризалыгын тапшырырга кирәк.
Документлар исемлегендә, шулай ук, ЕГРНнан күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында бе­лешмәдә гариза бирүченең бакча йортын теркәү турындагы мәгъ­лүмат булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Ләкин гариза бирүче үз выпискасын тапшырмаска да хокуклы. Бу очракта урындагы үзидарәнең вәкаләтле органы аны үзе соратып алачак.
Гариза бирүчегә телгә алынган вәкаләтле орган, кабул иткән до­кументларның исемлеген һәм датасын күрсәтеп, расписка бирергә бурычлы.

“Заключение” алу

Ул – бакча йортының статусын үзгәртү өчен кирәк булган төп документ. Документ бакча йортының статусы, торышы, техник халәте һәм башка параметрлары төрле схема һәм фотолар белән тулыландырыла.
Телгә алынган документта түбәндәге таләпләр үтәлешенә игътибар итәргә кирәк:
* Инженерлык тикшеренүләре, эчке коммуникацияләрне төзү һәм көйләү таләпләре үтәлеше; төзелеш конструкцияләре һәм бинаның нигезе җитәрлек дәрәҗәдәге тотрыклылыгы һәм ныклыгы;
* Янгын хәвефсезлеге таләпләре, санитария һәм гигиена нормативлары үтәлеше.
Гариза бирүчегә әлеге таләпләр үтәлешен бәяләүче заключение әзерләүче белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Гадәттә, мондый документ түләүле һәм ул 2-3 атна дәвамында әзерләнәчәк. Заключениесез бакча йортының статусын үзгәртү мөмкинлеге булмаячак.

Ә кирегә үзгәртергә теләсәң?

Бакча йортын торак йорт дип танудан баш тарту турында карар түбәндәге очракларда кабул ителә:
* мөрәҗәгать итүче объектның техник торышын тикшерү буенча ике мәҗбүри документ – гариза һәм (яки) заключение бирмәгәндә;
* ЕГРНда булган гариза бирүче булмаган берәмлекнең бакча йортын теркәгән милек хокукы турында мәгълүматларны урындагы үзидарәнең вәкаләтле органына тапшырганда;
* урындагы үзидарәнең вәкаләтле органына, әгәр дә бакча йортына хокук билгеләүче документ яисә мондый документның нотариаль расланган күчермәсе гариза бирүче тарафыннан тапшырылмаса, бакча йортына теркәлгән хокуклар турында ЕГРНда мәгълүмат булмаганда;
* әгәр дә урындагы үзидарәнең вәкаләтле органы, ЕГРНда бакча йортына теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат булмавы турында хәбәр алгач, гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза бирүчегә мондый хәбәр алу турында хәбәр иткән булса, бакча йортын торак йорт дип танудан баш тарту рөхсәт ителә. Гариза бирүчегә бакча йортына хокук билгеләүче документ яисә мондый документның нотариаль расланган күчермәсен тапшырырга тәкъдим итеп һәм гариза бирүчедән мондый документны яисә мондый күчермәне хокук билгеләүче документ тапшыру турында хәбәр итү җибәрелгән көннән 15 календарь көн эчендә алмаганда;
* бакча йорты Русия законнарында бәян ителгән таләпләрне үтәмичә салынган җир участогында урнашкан очракта;
* бакча йортын башка категориягә күчерүне сорап гариза бирүчедән тыш, башка кешенең дә әлеге милеккә хокукы булу ачыкланып, аның да нотариаль рөхсәте булмаганда;
* бакча йорты су басу, су басу чикләрендә урнашкан җир участогында урнашканда.
Игътибар! Бакча йортын торак йорт дип танудан баш тарту турындагы карар гариза бирүчегә аның гаризасында күрсәтелгән ысул белән һәм карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча бирелә яисә җибәрелә. Бу карар гариза бирүче тарафыннан суд аша шикаять ителергә дә мөмкин.

Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас