Сыек эчлеккә печенье яки сохарины онга әйләнгәнче төеп салырга мөмкин. Өстенә төелгән дарчин (корица) сипсәң, тагын да әйбәтрәк, - дип яза, "1001 киңәш" порталы.
Бәлеш эченә берничә урынга куыш эчле кыска токмач («перья») урнаштырырга да була. Болай эшләгәндә, җиләк согы кайный башлагач, токмач эчендә өскә күтәреләчәк һәм табага агып чыкмаячак. Бәлеш пешкәч, токмачны алып куябыз да – шуның белән шул. Бу очракта токмачның каты сортлы бодайдан җитештерелгәне әйбәтрәк.
Эчлек өстенә 1–2 чәй кашыгы манный ярмасы сибүчеләр дә бар. Сокны үзенә сеңдереп, эчлекнең агып чыгуын булдырмый ул. Манный урынына төелгән солы лачаулары кулланырга да мөмкин. Бәлештә ярманың тәме сизелми.
Ә сезнең нинди серләрегез бар?