+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 октябрь 2023, 09:45

Баш авыртканнан бик файдалы

Баш авыртканнан бик күп халык медицинасы чаралары бар. Аларның кайсылары яхшы ярдәм итә?

Баш авыртканнан бик файдалы
Баш авыртканнан бик файдалы

“Гранат, алма, кишер сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына сыгылганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә киңәш ителә. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү дә файдалы.

Әрекмән тамыры төнәтмәсе белән дәвалану курсы бер ай дәвам итә. Көздән җыеп киптергән тамырларны файдаланабыз. Кичтән 10 грамм коры әрекмән тамырын термоска салып, өстенә бер стакан кайнап торган су коеп, иртәнгә чаклы шунда төнәтәбез. Сөзеп алгач, суыткычта саклыйбыз. Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы төнәтмә кабабыз. Әрекмән тамыры төнәтмәсе – баш миенең кан тамырларын арчудан тыш, ашкайнату системасы өчен дә бик файдалы эчемлек.

Киптерелгән җимешләр һәм мандарин. Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның согы сыгылган 1 стакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк. Тагын 15 минут вакыт үткәч, иртәнге ашка керешергә дә була”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: