+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 ноябрь 2023, 18:20

Хәл булмаса, нәрсә ашарга?

Кеше тиз арый икән, димәк, аның туклану рационы балансланмаган, витаминнарга, минераль матдәләргә бай түгел.

Хәл булмаса, нәрсә ашарга?
Хәл булмаса, нәрсә ашарга?

Исемлеккә түбәндәгеләрне кертегез:
Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.
 
Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.
 
Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәклек эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.
 
Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

Фото: ria.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: