-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 ноябрь 2023, 11:17

Алоэны шәрабка салыгыз

Бу төнәтмәнең рецептын сорап язган идегез.

Алоэны шәрабка салыгыз
Алоэны шәрабка салыгыз

Алоэны шәрабка салып ясалган төнәтмәне бик мактыйлар.

Ул нәрсәдән ярдәм итә соң?
-туберкулездан
-аппетитны яхшырта
- ашказаны, бавыр, йөрәк, эчәклек авыруларыннан
-кан авыруларыннан
-хатын-кыз авыруларыннан
-баш авыртуыннан
-яман чирдән һ.б.

Ничек ясарга?
Кирәк булачак:
aлoэ – 500 грамм,
бал – 500 грамм,
кагор – бер шешә (0,5 литр)

Эш барышы:
-алоэны энәләреннән чистартып турарга,
-иттарткычтан чыгарырга,
-балны эретеп кушарга,
-кагор кушып, пыяла банкага салырга.
-караңгы, салкынча урында 2 атна төнәтергә.

Киселәчәк aлoэга 5 көн су сипмәскә кирәк.
Шәраб кызыл 16-18 гpaдуcлы булсын

Беренче 5 көнне 1 чәй калагы күләмендә, соңыннан 1 аш калагы белән эчәргә. Минимум 2-3 атна, курс 1,5-2 ай булса яхшы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас