+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 ноябрь 2023, 10:30

Көне буе мультфильм күрсәтәләр

-Улым балалар бакчасына йөри. Анда тәрбиячеләре аларга еш кына, көненә 2-3 тапкыр мультфильмнар куя. Бу дөресме?

Көне буе мультфильм күрсәтәләрКөне буе мультфильм күрсәтәләр
Көне буе мультфильм күрсәтәләр

Балалар бакчасында мультфильмнар карауны тыйган закон юк. Шулай ук, карау нормасы да билгеләнмәгән. Барысы да тәрбияченең ихтыярына бәйле. Бу мәсьәләдә кагыйдәләр дә, чикләүләр дә юк.

Ләкин сез учреждение мөдиренә мөрәҗәгать итеп, балаларга мультикларны еш күрсәтмәүне, аның урынына, мәсәлән, пластилин белән шөгыльләнүне сорый аласыз. Сезнең гариза буенча язма мотивацияле җавап бирергә тиешләр.

Балалар бакчасында мультфильмнар карау белем бирү һәм тәрбияви максатларда оештырыла ала. Караганнан соң, тәрбияче балалар белән мультфильм турында фикер алышырга тиеш. Мультфильм карау вакыты буенча регламент бар, сез аның белән балалар бакчасы актында таныша аласыз.
Әгәр дә инде тәрбияче балалар белән шөгыльләнү урынына аларга мультфильмнар куйса, бу дөрес түгел, һәм бу хакта ким дигәндә мөдиргә хәбәр итәргә кирәк.

 

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас